Биографиясе

1945 елның 27 августында Казан шәһәрендә туган.

Казан авиация институтын тәмамлый (1968).

1962–2000 елларда «Элекон заводы» акцинерлык җәмгыятендә эшли: инженер, технологик бюро башлыгы, баш технолог урынбасары (1986 елдан), баш инженер (1989 елдан).

2000–2002 елларда «Казан оптик-механика заводы» акцинерлык җәмгыятендә генераль директор.

2002–2008 елларда «Фотон» үзәк конструкторлык бюросы» Федераль дәүләт унитар предприятиесендә директор, 2008 елдан ба инженер.

Дәүләт бүләге конкурентлыкка сәләтле күп функцияле яңа лазер медицина техникасын эшләгәне, җитештерүне оештырганы һәм Татарстан Республикасы медицина учреждениеләренә керткәне өчен бирелә.

Бүләкләре

Медальләр, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.