Биографиясе

1927 елның 2 июле, Бөгелмә кантоны Әлмәт авылы – 2020 елның 18 августы, Әлмәт шәһәре.

Бораулау осталары мәктәбен тәмамлый (1971).

1951–1964 елларда «Татнефть» берләшмәсенең «Әлмәтнефть» нефть промыселы идарәсендә нефть һәм газ чыгару операторы ярдәмчесе, оператор, мастер булып эшли; 1964 елдан «Татнефтепроводстрой» трестының 2 нче механикалаштырылган колонна башлыгы, 1966 елдан өлкән прораб, 1969–1987 елларда комплекслы-технологик агым башлыгы.

Герой исеме 1973 елга кабул ителгән социалистик йөкләмәләрне үтәгәндә ирешкән уңышлары өчен бирелә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының бронза медале белән бүләкләнә.

Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданы (1972).

Әдәбият

Зарипов И.Х. Мастер. Казань., 1979.

Герои Социалистического Труда Татарии: Док. очерки. Казань, 1984. Кн. 2.

Ларичева Э.И. Дороже золота. Казань, 1988.

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань.).