- РУС
- ТАТ
Сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, полковник (1984)
1936 елның 17 августы, Азнакай районы Мәлбагыш авылы – 2021 елның 10 октябре, Казан шәһәре.
Саратов танк училищесен (1957), Белоруссия университетының философия факультетын (1970) тәмамлый.
1954–1988 елларда СССР Кораллы көчләрендә хезмәт итә. 1988–1990 елларда Ракета гаскәрләре Казан югары хәрби командирлар училищесенең иҗтимагый фәннәр кафедрасында укыта.
1990–1995 елларда Татарстан Республикасы халык депутаты, Югары Совет Президиумы әгъзасы, Сугыш, хезмәт ветераннары, инвалидлар һәм шәфкать даими комиссиясе рәисе.
1995–1999 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Идел-йорт» депутатлар төркеме җитәкчесе. Татарстан Республикасының Дәүләт суверенлыгы турындагы Декларация (1990) һәм Татарстан Республикасы Конституциясе (1992), «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы закон (1992) проектларын эшләү комиссияләре әгъзасы.
1991 елда Татарстан Республикасы һәм РФ дәүләт органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турындагы сөйләшүләрдә, РФ һәм Татарстан Республикасы рәсми делегацияләре киңәшмәләрендә катнаша.
Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәис-координаторы (1998), Татар халкын саклап калу һәм үстерү программасын эшләүдә катнаша. 1999–2003 елларда РФ Дәүләт Думасы депутаты («Ватаныбыз – бөтен Россия» блогыннан), «Россия регионнары» – «Регионы России» депутатлар төркеме, Халыкара эшләр комитеты әгъзасы, «Халыклар дуслыгы – Россия бердәмлеге» фракцияара депутатлар төркеме рәистәше. Геосәясәт, Чечен Республикасындагы хәлләрне сәяси хәл итү Дума комиссияләре эшчәнлегендә катнаша.
Мәкаләләре рус булмаган халыкларның (аеруча РФдәге татарларның) хокукларын чикләү, урта белем бирү мәктәпләрендә Россия халыкларының үз балаларын туган телләрендә укыту хокукын чикләү мәсьәләләренә багышлана.
«Ватанга СССР Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән өчен» ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Хәсәнов З. Милли каһарман // Мирас. 1996. № 5/6.
Тагиров И.Р. История национальной государственности татарского народа и Татарстана. Казань, 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.