Тарихы

Авылга 1781 елда, Тихие Горы авылыннан (хәзерге вакытта Менделеевск шәһәре составында) чыгучылар нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Починок Салтыковский, Сигаревка исемнәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре (элекке экономик) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, кәрзин үрү кәсепчелеге таралган була.

1879 ел мәгълүматларына караганда, авылда икмәк саклау һәм сату кибете була.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 406,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Күрәк волостена керә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан − Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Тихоново авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Красный кирпич” колхозы оештырыла (терлекчелек, кошчылык, үсемлекчелек, умартачылык, бакчачылык буенча махсуслаша).

Колхоз территориясендә ферма (сыер абзары), сарык, ат һәм кош абзарлары, умарталык, бакча урнаша. 1963 елдан авыл “Волна революции” колхозы составында (колхоз идарәсе Поспелово авылында), 1970 елда “Волна революции” совхозына үзгәртелә (үзәк утар Поспелово авылында). 1985 елдан “Туйма” совхозы составында (Тихоново авылы).

Кирпеч заводы эшли, керамик савыт-саба җитештерү буенча чүлмәкчелек производствосы оештырыла.

Мәгариф һәм мәдәният

Бу чорда авылда башлангыч мәктәп, клуб, ясле эшли.

Халык саны

1795 елда – 28 ир заты;
1836 елда – 109,
1859 елда – 123,
1887 елда – 155,
1905 елда – 150,
1920 елда – 183,
1926 елда – 197,
1938 елда – 172,
1949 елда – 160,
1958 елда – 119,
1970 елда – 31,
1979 елда – 18,
1989 елда – 8,
2002 елда – 12,
2010 елда – 3,
2017 елда – 6 кеше (руслар – 66,4%, татарлар – 16,6%).