Биографиясе

1925 елның 22 сентябре, Тәтеш кантоны (хәзерге Тәтеш районы) Келәш авылы – 2019 елның 10 декабре, шунда ук.

Колхоз рәисләрен әзерләүче Татарстан авыл хуҗалыгы урта мәктәбен (1953), Казан авыл хуҗалыгы институтын (1962) тәмамлый.

1938–1992 елларда Тәтеш районында: агротехник (1950 елдан), «Азат» (1953 елдан), «Путь Ильича» (1959 елдан) колхозлары рәисе.

И.В.Садыйков җитәкче булганда, «Путь Ильича» колхозында 3,5 мең баш мөгезле эре терлек өчен бина, 2 мәктәп, балалар бакчасы, 2 тегермән, 13 т сыешлы ашлык амбары һәм 30 дан артык социаль-мәдәният һәм көнкүреш биналары төзелә. 1986–1990 елларда, 1966–1970 еллар белән чагыштырганда, хуҗалыкның энергия егәрлеге – 1,7 тапкыр, ит җитештерү – 2,4, шикәр чөгендере 1,7 тапкыр арта; бөртекле культураларның уңышы – 1,3, шикәр чөгендере – 1,8, тулай продукт бәясе 1,5 тапкыр арта; хуҗалыкның табышлылык дәрәҗәсе 29,9% ка җитә.

Бөек Ватан сугышында катнаша. 1970–1974 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Ленин ордены, «Почет Билгесе» ордены; медальләр, ТАССР Югары Советы Президиумының 3 мактау грамотасы белән бүләкләнә.