- РУС
- ТАТ
Хакимият-хуҗалык эшлеклесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (2005 ел), Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1995 ел)
1951 елның 26 октябре, Чуаш АССРның Комсомол районы Чичкан авылында туган.
Казан авыл хуҗалыгы институтын (1975 ел), Саратов югары партия мәктәбен (1990 ел), Казан финанс-икътисад институтын (2005 ел) тәмамлый.
1976–1977 елларда – Кама Тамагы районы Ленин исемендәге колхозда, 1977–1979 елларда Апас районы Куйбышев исемендәге колхозда баш инженер.
1979–1981 елларда Апас машина-техника паркы управляющиеның техник хезмәт күрсәтү буенча урынбасары.
1981–1987 елларда – Апас «Сельхозхимия» берләшмәсе, 1987–1991 елларда Апас районы кулланучылар җәмгыяте рәисе. 1992–1998 елларда Халык депутатларының Апас район советы рәисе, Апас районы хакимияте башлыгы.
1998–2006 елларда Буа районы һәм Буа шәһәре хакимияте башлыгы, 2006–2007 елларда «Буа муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы.
2007–2010 елларда Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министры.
Хезмәтләре терлекчелек мәсьәләләренә, авыл хуҗалыгы җитештерүендә агроминераль чимал куллану ярдәмендә ресурсларны саклау технологияләрен гамәлгә кертү мәсьәләләренә карый.
2000–2004 елларда Татарстан Республикасы халык депутаты.
Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2003 ел).
Дуслык ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Цеолитсодержащие породы Татарстана и их применение. Казань, 2001 (автордаш).
Агроминеральные ресурсы Татарстана и перспективы их использования. Казань, 2002 (автордаш).
Хартия земли в Татарстане. Казань, 2007 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.