- РУС
- ТАТ
Агроном, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1985 ел)
1927 елның 1 гыйнвары, хәзер Буа районы Иске Суыксу авылы – 2010 елның 23 июле, шунда ук.
Колхоз рәисләрен әзерләүче Татарстан урта авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлый (Казан, 1956 ел).
1941–1988 елларда Буа районының «Татарстан» колхозында эшли: ферма мөдире (1951 елдан), агроном (1954 елдан), рәис (1959 елдан). Н.С.Сабирҗанов җитәкчелегендә хуҗалык Татарстанда иң алдынгыларның берсенә әверелә, Ленин ордены белән бүләкләнә. Бөртекле ашлыкны уртача еллык җитештерү күләме 7,5–9 мең тонна, шикәр чөгендере – 10–12,5 мең тонна, сөт – 1,7–1,9 мең тонна, ит – 360 тонна тәшкил итә.
100 га авыл хуҗалыгы җирләренә 270–300 ц сөт, 57 ц ит җитештерелә. Бөртекле ашлык уңышы 1 га дан 25–30 ц га, еллык савым һәр сыердан уртача – 2700–3000 кг га җитә. Хуҗалыкның табышлылык дәрәҗәсе 76–85% тәшкил итә.
Колхозчыларның 3 нче Бөтенсоюз съезды делегаты (1969 ел). 1971–1975 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Ленин ордены, Октябрь Революциясе, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.