- РУС
- ТАТ
геолог-икътисадчы, география фәннәре кандидаты (1978), ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1995)
1946 елның 2 ноябре, Халтурин шәһәре, хәзер Киров өлкәсенең Орлов шәһәре — 2010 елның 25 марты, Казан.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1970), ЦНИИгеолнерудта (1989 елдан сектор мөдире).
2007 елдан РФ Табигать ресурслары министрлыгының ТР буенча Җир асты байлыкларыннан файдалану идарәсенең геология бүлеге башлыгы урынбасары.
Хезмәтләре руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе һәм икътисадына карый.
Плёнкин РФ регионнарында минераль төзелеш чималы, агроруда, минераль сорбентларның терәк базаларын булдыру һәм үзләштерүдә, Чернобыль авариясе нәтиҗәсендәге зыянны бетерүдә катнаша.
Дәүләт бүләге ТР төзелеш материалларын геология-икътисади яктан тикшерүләре өчен бирелә.
Батырлык ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.