Цементлашкан ком бөртекләреннән (0,1 дән алып 2 мм га кадәр үлчәмдә) һәм минераллардан тора.

Комташта цемент балчыксыл, известьле, тимерле, ак ахаклы һәм башка булырга мөмкин.

Комташның төсе вакланган компонентларның төсенә бәйле; соры, саргылт соры яки ак төсләр өстенлек итә, сирәк кенә кызгылт булырга мөмкин. Кайнар сулар һәм газлар йогынтысы астында комташ кварцитка (кварцитлы комташ) күчә. Минераль составы буенча комташны түбәндәгеләргә аералар: бакырлы, кварцлы, кыр шпатлы, гипслы һәм башкалар.

ТРда битуминозлы комташ чыганаклары билгеле — күбрәк көньяк-көнчыгыш районнарда, бакырлы — төньяк-көнчыгыш районнарда, төзелеш комташы — республиканың күпчелек районнарында.

Күбесенчә Пермь яшендәге утырмаларда комташ линзалар һәм катламнар хасил итә, файдалы катламның калынлыгы 2–3 тән 20 м га кадәр, запасы уннарча, йөзләрчә мең м3 тан берничә млн м3 ка кадәр.

Комташның көпшәк төрләре — ком сыйфатында; катылары вакташ, бут ташы, тышлау, абразив (шомарту), утка чыдам материаллар, флюслар җитештерүдә; чиста кварцлылар (SiO2 > 95%, Fe2O3 < 2%) — пыяла җитештерү сәнәгатендә һәм башкада кулланыла.