Эчтәлек

Биографиясе

1917 елның 25 сентябре, Смоленск өлкәсенең Гагарин районы Боровикино авылы — ?

Фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбен тәмамлаганнан соң (1930), Октябрьск тимер юлында слесарь булып эшли, соңрак САМ заводында (Мәскәү).

1937–1941 елларда 2 нче Мәскәү сәгать заводында (1941 елда Чистай шәһәренә эвакуацияләнә).

1941 елдан Чистай сәгать заводында.

1946 елда СССР Халык комиссариатының 5 нче миномётлар белән кораллану идарәсе карамагына Мәскәүгә күчерелә.

Дәүләт бүләге сәгать җитештерүдә югары нәтиҗәле инструментлар һәм хезмәт җайланмалары булдырганы өчен бирелә.