- РУС
- ТАТ
радиоинженер, ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1996), техник фәннәр кандидаты (1989)
1961 елның 8 сентябрендә Казанда туа.
1984 елда Казан авиация институтын (хәзер Казан техник университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли (бүленеп: 1990–1992 елларда Контроль һәм диагностика чаралары тәҗрибә КБнда бүлек башлыгы).
1999 елдан ТР ФАнең Информатика проблемалары институтында бүлек башлыгы.
Уйлап табуга 15 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Дәүләт бүләге «Машиналар һәм приборларны виброакустик сынаулар өчен радиоэлектрон системалар һәм комплекслар (теория, алымнар, чаралар)» («Радиоэлектронные системы и комплексы для виброакустических испытаний машин и приборов (теория, методы, средства)») хезмәте өчен бирелә.
Имитация и компенсация эксплуатационной вибрации. М., 1996 (автордаш);
Вибрационный анализ конструкционных элементов. К., 2003 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.