Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
нефтьче, ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1997), ТРның атказанган нефтьчесе (1993)
1949 елның 10 августында БАССРның Кырмыскалы районы Бозаяз авылында туа.
Уфа нефть институтын тәмамлый (1974).
1966 елдан Салават нефть химиясе комбинатында эшли, 1967 елдан — Уфа нефть эшкәртү заводында.
1968 елдан «Татнефть» АҖдә (бүленеп: 1987–1989 елларда Төмән өлкәсе «Покачевнефть» НГДУы башлыгы), «Лениногорскнефть» НГДУы башлыгы (1989 елдан).
Дәүләт бүләге ТР нефть промыселларында энергия саклаулы технологияләр эшләгәне һәм аларны сәнәгать күләмендә кулланышка керткәне өчен бирелә.
Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.