Биографиясе

1919 елның 24 сентябре, Вятка губернасы Сметанино авылы — 2002 елның 28 июле, Яшел Үзән шәһәре.

Колхозда, соңыннан мебель ясау комбинатында (Санчурск поселогы) эшли.

1939 елдан Кызыл Армия сафларында.

Амур өлкәсендә Кызыл Байраклы 2 нче Ерак Көнчыгыш армиясендә хезмәт итә.

1943 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 12 нче танкка каршы артиллерия полкында туп остасы (40 нчы армия). 1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Днепр елгасы өчен сугышта (1943), Украина (1943–1944), Польша (1944), Германияне (1945) азат итүдә, Прага операциясендә (1945) катнаша.

1943 елның 21 ноябрендә Яңа Озерана (Украина ССР, Житомир өлкәсенең Коростышев районы) авылы читендә дошманның танк һәм пехота контрһөҗүмнәрен кире кайтарганда батырлык күрсәтә: һәлак булган туп төзәүчене алыштырып, үзе дошманның 8 танкын һәм пехота төялгән 3 автомашинасын сафтан чыгара, алдагы сугышта тагын 1 танкны юк итә, дошман взводын таркатып юкка чыгара.

1946 елда демобилизацияләнә.

Яшел Үзән шәһәрендә яши, А.М.Горький исемендәге (1946–51), Серго исемендәге заводларда (1952–74) эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Яшел Үзәндә бер урам Норкин исеме белән атала.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин