- РУС
- ТАТ
инженер-конструктор, СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1979), ТРның атказанган машина төзүчесе (1995)
1926 елның 14 декабрендә хәзер Түбән Новгород өлкәсенең Балахна шәһәрендә туа.
Николаев корабльләр төзү институтын тәмамлый (1954).
1942–1947 елларда Горький җылылык электр станциясендә, 1947–1948 елларда Баксанск ГЭСында (Нальчик шәһәре) эшли.
1954–2001 елларда Зеленодольск проектлау-конструкторлык бюросында, башлыкның — корабларны эксплуатацияләү буенча баш конструкторның урынбасары (1962–1964), 1124 проектының һәм аның модификацияләренең баш конструкторы (1964–1968), башлык — проектларның баш конструкторы (1968–1970), башлык — баш конструктор (1970–1988), 3 нче дәрәҗә баш конструктор (1988–1998), башлык — оештыру һәм кадрлар буенча баш конструктор ярдәмчесе (1998–2001), башлык — баш конструктор киңәшчесе (2002).
СССР Хәрби Диңгез флоты, чик буе гаскәрләре һәм чит илләр өчен корабльләр һәм суднолар төзү эшләре белән җитәкчелек итә.
Уйлап табуга 2 авторлык таныклыгы бар.
Дәүләт бүләге суднолар төзү өлкәсендәге хезмәтләре өчен бирелә.
Ике Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, ТАССР ЮС Президиумының ике Мактау грамотасы, ТАССР МСның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.