1878 елга кадәр фамилиясе – Кабаев.

Биографиясе

1864 елның 18 гыйнвары, хәзерге Чуаш Республикасының Ибреси районы Кече Кармалы авылы – 1931 елның 1 мае, Казан.

Буа өязенең Шерауты авылында земство мәктәбен, Казан укытучылар семинариясен (1883 ел) тәмамлый, өяз училищесы укытучысы исеменә имтиханнар тапшыра (1897 ел). 1892–1893 һәм 1900 елларда Казан университетының тарих-филология факультетында ирекле тыңлаучы була.

1883 елдан Казан укытучылар семинариясе каршындагы мари, 1884 елдан мордва үрнәк башлангыч училищеларында укыта, 1894–1919 да шулай ук семинариянең әзерлек классында укытучы.

1920 елда Казандагы мордва педагогия курслары директоры.

1920–1929 елларда ТАССР Үзәк музееның этнография бүлегендә фәнни хезмәткәр. Бер үк вакытта 1922–1925 елларда Көнчыгыш педагогия институтында мордва-эрзя һәм мордва-мукшы телләрен укыта.

1925–1930 елларда Татарстан коммунистик университетында, Мәскәү, Саранск, Казан шәһәрләрендә мордва укытучылары съездлары һәм курслары җитәкчесе.

Фәнни һәм педагогик эшчәнлеге

М.Е.Евсевьевның фәнни һәм педагогик эшчәнлеге киң колачлы һәм күпьяклы була.

Н.И.Ильминский җитәкчелегендә А.Ф.Юртов белән бергәләп мордва-эрзя һәм мордва-мукшы телләрендә хәзер дә кулланыла торган алфавит төзи.

1893 елда мордва-эрзя мәктәпләре өчен мордва әлифбасы үсешенә башлангыч биргән дәреслекләр (әлифба, уку китабы, рус телен өйрәтү), ярдәмлекләр бастыра, алар 1930 елларга кадәр кулланышта була.

1910 елда Е. Инҗилне мордва-эрзя теленә тәрҗемә итеп чыгара, 1929 елда – «Эрзя теле грамматикасы»н («Грамматика эрзян­ского языка»), 1931 елда «Эрзяча-русча сүзлек» («Эрзянско-русский словарь») нәшер итә.

1883 елдан 1930 елга кадәр һәр җәйдә тел һәм этнография экспедицияләре белән мордва авылларына чыга, фин һәм рус угро-фин теле белгечләре белән Россиянең Европа өлешендәге 650 мордва авылында була, фольклор, тел һәм этнография материалларын өйрәнә.

Бик күп мордва әкиятләрен, туй һәм башка йолаларның тасвирламаларын бастыра. Этнография буенча җыелган әйберләре ТАССР Үзәк музеенда (хәзерге ТР Милли музее) угро-фин бүлегенең нигезен тәшкил итә.

Бүләкләре

Этнография өлкәсендәге хезмәтләре өчен Рус география җәмгыятенең көмеш медале (1892 ел), Бөтенроссия сәнәгать күргәзмәсенең алтын медале (1896 ел), Париждагы Бөтендөнья күргәзмәсенең алтын медале (1900 ел) белән бүләкләнә.

Истәлеге

1955 елдан Мордва педагогик институты (хәзер педагогик университеты) М.Е.Евсевьевның исемен йөртә.

Хезмәтләре

Избранные труды: В 5 т. Саранск, 1961-65.

Әдәбият

Зеткина И.А. Педагогическая деятельность М.Е.Евсевьева в Казанской учительской семинарии // Современные проблемы психолого-педагогических наук. Саранск, 1992. Вып. 2;

Научно-педагогическая деятельность М.Е.Евсевьева и современность. Саранск, 1992.