Биографиясе

1912 елның 4 декабре, Казан губернасы, хәзер Лаеш районы Зур Кабан авылы — 24.8.1991 елның 24 августы, шунда ук.

Туган авылында колхозда эшли.

1940 елда һәм 1941 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет-фин сугышында катнаша.

1943 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 740 нчы укчы полкта 76 мм лы туплар батареясында туп төзәүче (48 нче армиянең 217 нче дивизиясе). 1, 2 һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Гомель-Речица, Белоруссия (икесе дә — 1944), Көнчыгыш Пруссия (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 25 июнендә Колотовка авылы (Белоруссия ССР, Гомель өлкәсенең Рогачёв районы) өчен барган (дошман пулемётын юк итеп, сугышчан бурычны уңышлы үти), 1944 елның 14 ноябрендә Хылины (Макув-Мазовецкидан көньяк-көнчыгыштарак, Польша) торак пункты тирәсендәге (дошманның 2 пулемёт ноктасын зарарсызландыра, торак пунктны алуга ирешә), 1945 елның 14–16 гыйнварында Маковица торак пункты (Макув шәһәреннән көнчыгыштарак, Польша) һәм Макув шәһәре өчен барган (туптан атып, тимерчыбыклы каршылык сызыгы аша 2 үтү юлы ясый, дошманның 7 ут ноктасын юк итә) сугышларда батырлык күрсәтә.

1945 елда демобилизацияләнә. Туган ягында ветеринария фельдшеры булып эшли.

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият  

Полные кавалеры ордена Славы — наши земляки. К., 1986;

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин