Эчтәлек

Биографиясе

1929 елның 6 июне, Чита шәһәре — 1992 елның 29 ноябре, Казан.

Казан авиация институтын тәмамлый (1953).

1953–1956 елларда Казан моторлар төзү заводында конструктор, өлкән мастер, цех башлыгы урынбасары, 1955–1956 елларда Казан «Сантехприбор» механика заводының бүлек башлыгы урынбасары.

1956–1961 елларда Казан авиация институтының машина детальләре кафедрасы укытучысы.

1961–1962 елларда Казанның 296 нчы предприятиесендә цех башлыгы, 1962–1964 елларда партия комитеты секретаре.

1964–1966 елларда Казан медицина аппаратлары заводы директоры.

1966–1971 елларда КПССның Казан шәһәре Киров район комитеты 1 нче секретаре; 1971–1983 елларда КПССның Казан шәһәр комитеты 2 нче секретаре.

1983–1990 елларда ТАССР Халык контроле комитеты рәисе.

1967–1990 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Өч Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медаль белән бүләкләнә.

Автор — Е.Б.Долгов