Биографиясе

1904 елның 15 ноябре, Казан губернасы, Тәтеш өязе Коллар авылы, хәзер Апас районы Кызыл Тау авылы — 1973 елның 15 мае, Казан.

ВКП(б) ҮК каршындагы Югары парторглар мәктәбен (Мәскәү, 1941), Бөтенсоюз юридик читтән торып уку институтының Казан филиалын (1952) тәмамлый.

1929–1930 елларда ВКП(б)ның Иваново өлкә комитеты инструкторы.

1933–1935 елларда ТАССРның Балтач районы МТСының сәясәт бүлеге башлыгы урынбасары.

1935–1937 елларда Мәскәүнең Киров район халык мәгарифе бүлеге парткомы, 1937–1938 елларда ВКП(б)ның Сокольники район комитеты секретаре.

1938–1939, 1948–1950 елларда ВКП(б)ның Казан шәһәре Бауман райкомы 1 нче секретаре.

1939–1940 та ВКП(б)ның Казан шәһәр комитеты секретаре.

1945–1948 елларда Казандагы 741 нче заводта ВКП(б) ҮК парторгы.

1950–1957 елларда ТАССР юстиция министры.

1957–1958 елларда ТАССР Эчке эшләр министрлыгының бүлек башлыгы.

1958–1965 елларда ТАССР Югары мәхкәмәсе рәисе.

1938–1951, 1959–1967 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Авторлар — Е.Б.Долгов, М.М.Мәүләтшин