- РУС
- ТАТ
дәүләт эшлеклесе, РФнең атказанган икътисадчысы, РФнең 1 класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе (2002)
1963 елның 29 октябрендә Уфа шәһәрендә туа.
Мәскәү университетын тәмамлый (1986).
1991–1994 елларда Россия сәнәгатьче һәм эшмәкәрләре берлегендә.
1994–1996 елларда РФ Икътисад министрлыгының Икътисади реформалар департаменты башлыгы урынбасары, 1996–1997 елларда — башлыгы. 1997–1998 елларда РФ икътисад министры урынбасары.
1998–1999 елларда «Промторгбанк» акционерлык компаниясендә, Европа–Азия рейтинг хезмәтендә.
1999–2000 елларда «Стратегик проектлар үзәге» фонды вице-президенты, 2003–2005 елларда — президенты, 2006–2007 елларда төркем җитәкчесе.
2000–2003 елларда РФ икътисади үсеш һәм сәүдә министрының 1 нче урынбасары, 2007–2008 — министры.
2008–2012 елларда РФ икътисади үсеш министры.
2012–2013 елларда РФ Президенты ярдәмчесе.
2013 елдан РФнең Үзәк банкы рәисе.
Хезмәтләре Россиянең социаль-икътисади мәсьәләләренә карый.
4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» (2012), Почет (2018), Дуслык (2011) орденнары, I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2006) һәм II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2002) медальләре белән бүләкләнә. Александр II премиясе лауреаты, «Ел директоры» V Милли премиясе җиңүчесе (2010).
Автор — Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.