Биографиясе

1920, Украина ССРның Харьков шәһәре — 1946 елның 25 апреле, шунда ук.

1943 елның февраленнән Кызыл Армия сафларында.

1943 елның мартыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 104 нче аерым гвардия сапёрлар батальонында отделение командиры (53 нче һәм 5 нче удар армияләрнең 89 нчы гвардия укчы дивизиясе). Дала, 2 нче Украина һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Курск шәһәре һәм Днепр елгасы өчен барган сугышларда (икесе дә — 1943), Кировоград, Корсунь-Шевченко, Дебрецен (барысы да — 1944), Варшава-Познань һәм Берлин һөҗүм операцияләрендә (икесе дә — 1945) катнаша. 1944 елның 5 гыйнварында Глубокая Балка (Кировоград өлкәсе) посёлогы тирәсендә (миналы кырлар аша берничә үтү юлы ясый); 1945 елның 14 гыйнварына каршы төндә Варка шәһәреннән (Польша) көньяктарак (сапёрлар төркеме составында миналы кыр аша үтү юлы ясый); 1945 елның 14 апрель төненә каршы Одер елгасының сул ярындагы Киц торак пунктыннан (Германия) төньяк-көнбатыштарак (сапёрлар төркеме белән дошманның тимерчыбыклы тоткарлык сызыгы аша үтү юлы ясый) барган сугышларда батырлык күрсәтә.  

Сугыштан соң демобилизацияләнә. Харьковта трактор заводында эшли.

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин