Биографиясе

1893 елның 8 сентябре, Казан — 1944 елның 26 декабре, Красноярск крае Енисейск шәһәре.

Кыз балалар гимназиясен (1914), Казан университетын (1919), Кызыл профессура институтын (Мәскәү, 1934) тәмамлый.

1917 елда Мөселман социалистлар комитеты рәисе урынбасары, комитет уставының хатын-кызлар арасында эш алып бару турындагы бүлеге авторы.

1917 елның апрелендә Бөтенроссия мөселман хатын-кызлар корылтае эшендә катнаша, татар хатын-кызларына икътисади һәм гражданлык ирекләре бирү таләбе белән чыга. Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда (Мәскәү, 1917 елның мае) «Татар хатын-кызының социаль революциядәге роле» доклады белән чыгыш ясый. Милләт Мәҗлесе депутаты (1917–1918). Үзәк мөселман комиссариатының гыйльми коллегиясе рәисе.

1919 елның июлендә Кызыл Армиядә сәяси эш алып барырга җибәрелә. 1920–1921 елларда ТАССР юстиция, мәгариф халык комиссары урынбасары. 1922–1924 елларда Симферополь революцион трибуналы, Кырым АССР Баш мәхкәмәсе прокуроры. 1924–1926 елларда ВКП(б)ның Казан шәһәр комитеты җаваплы секретаре, ВКП(б)­ның Татарстан өлкә комитеты әгъзасы, Татарстан ҮБК әгъзалыгына кандидат. 1926–1928 елларда ТАССР Юстиция халык комиссариаты прокуроры ярдәмчесе. 1928–1930 елларда РСФСР Югары мәхкәмәсе комиссиясе әгъзасы,

1936 елдан ВКП(б) ҮК Аппаратында, нәшрият эшләре һәм матбугат бүлеге мөдире ярдәмчесе.

1937 елда репрессияләнә (кара «Идел-Уралчылар оешмасы» эше); үлгәннән соң аклана.

Әдәбият  

Смирнова В. Мухитдинова Аминя Фасаховна // Борцы за счастье народное. К., 1967;

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 2.

Автор — М.А.Сәйдәшева