Биографиясе

1896 елның 19 апреле, Казан – 1930 еллар.

Казанда 1 нче реаль училищене (1913 ел), Петергоф прапорщиклар мәктәбен (1917 ел) тәмамлый. Константинов ызан институтында укый (1914–1916 еллар). 1917 елда Казан эсерлар хәрби оешмасы рәисе, сул эсерлар фракциясеннән РСФСР БҮБК әгъзасы, шәһәр думасы гласные.

1918 елда Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатларының Казан советы рәисе урынбасары, Казан Эшче-Крәстиян Совет Республикасының ХКС әгъзасы, Казан губерна хәрби комиссары. 1918 елгы сул эсерлар фетнәсендә турыдан-туры катнашмый, ләкин РКП(б)га карата оппозициядә кала. 1918 елның июлендә, башка эсерлар кебек үк, вазифаларыннан азат ителә. Шуннан соңгы язмышы билгесез.

Әдәбият

Старинов С.В. Политическая борьба в Поволжье. Левые социалисты в 1917-1918 гг. Йошкар-Ола. 1996.

Автор – С.И.Ионенко