Биографиясе

1947 елның 31 гыйнварында Апас районы Зур Күккүз авылында туа.

Казан авиация институтын (1970), СССР Тышкы эшләр министрлыгының Дипломатия академиясен (1990) тәмамлый.

1977–1987 елларда СССР Яшьләр оешмалары комитетының җаваплы секретаре урынбасары, бүлек мөдире, рәисе урынбасары. 1990 елдан дипломатия эшендә, 1993–1995 елларда РФ Тышкы эшләр министрлыгы Департаменты директорының 1 нче урынбасары, 1995 елның июленнән ТРның РФдәге тулы вәкаләтле вәкиле, 1999 елдан РФ Хөкүмәте Аппаратының Федераль җыен, иҗтимагый оешмалар һәм дини берләшмәләр белән багланышлар департаменты башлыгы. 2003–2008 елларда РФнең Үзбәкстан Республикасындагы гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе. 2008–2012 елларда БДБ һәм чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык җитәкчесе һәм бер үк вакытта РФ Президентының БДБ дәүләтләре белән багланышлар буенча махсус вәкиле. 2012 елдан РФнең Молдова Республикасындагы гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе.

Бүләкләре

III һәм IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен», Александр Невский, Почет, Халыклар дуслыгы, Дуслык орденнары белән бүләкләнә.