- РУС
- ТАТ
Дан орденының тулы кавалеры (19.8.1944, 27.4.1945, 15.5.1946), гвардия сержанты
1918 ел, хәзер Красноярск краеның Зур Морты районы Куртинка авылы — 1998 елның 22 марты, Новокузнецк шәһәре.
Туган авылында агач эшкәртү заводында эшли.
1943 елдан Кызыл Армия сафларында. 1943 елның мартыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 289 нчы гвардия укчы полкында миномёт расчёты командиры (5 нче гвардия армиясенең 97 нче гвардия укчы дивизиясе). 1 нче һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Кировоград, Умань-Ботошани (икесе дә — 1944), Сандомир-Силезия, Түбән Силезия, Югары Силезия һәм Берлин һөҗүм операцияләрендә (барысы да — 1945) катнаша.
1944 елның 4 августында Падев (Польша) тимер юл станциясе өчен сугышта дошман контрһөҗүмен кире кайтарганда, миномёттан атып 3 ут ноктасын юк итә.
1945 елның 26 гыйнвары — 2 февралендә Опава шәһәре янында Одер елгасын кичкәндә дошманның 5 контрһөҗүме барышында плацдармда миномёттан 10 ут ноктасын юк итә һәм 3 күзәтү пунктын сафтан чыгара.
1945 елның 19 апрелендә Шпревитц торак пункты (Германия) янында Шпрее елгасын кичкәндә миномёттан 2 ут ноктасын юк итә.
1946 елда демобилизацияләнә.
Новокузнецк шәһәрендә вагон депосында столяр булып эшли.
1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Фронтовики, наденьте ордена! Кемерово, 1970;
Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.
Автор — М.З.Хәбибуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.