- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (17.10.1943), гвардия майоры
1910 елның 23 гыйнвары, Казан губернасы, Мамадыш өязе (хәзерге Мамадыш районы) Албай авылы — 1969 елның 7 ноябре, Мамадыш районы Кама урман хуҗалыгы авылы.
Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, туган авылында, Белоруссия һәм Төньяк Кавказ төзелешләрендә, Мамадыш район башкарма комитетында эшли.
1932–1935 елларда һәм 1941 елның октябреннән Кызыл Армия сафларында.
Кече лейтенантлар курсын (1933), Ленинград югары офицерлар бронетанк мәктәбен (1945) тәмамлый.
1942 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 60 нчы армиянең 7 нче гвардия механикалаштырылган корпусы 26 нчы гвардия Севск механикалаштырылган бригадасы батальоны командиры. Воронеж, Үзәк, 1 нче һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Воронеж-Кастория, Харьков (икесе дә — 1943), Житомир-Бердичев (1944), Сандомир-Силезия һәм Прага (икесе дә — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.
1943 елның сентябрендә Киевтан төньяктарак Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Бригадада беренчеләрдән булып елга аша чыга, сугышчыларны һөҗүмгә күтәрә һәм плацдармны яулап ала.
1946 елдан запаста. Кама урман хуҗалыгында эшли.
Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Мамадыш шәһәренең Геройлар аллеясында М.К.Москвин бюсты, Кама урман хуҗалыгында Герой яшәгән йортка мемориаль такта куела.
Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1963;
Есть на Вятке городок. Казань, 1981;
Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1984. Кн. 2;
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 758, 765, 768, 789,790;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 110.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.