Биографиясе

1927 ел, Буа кантоны Городище авылы — 1996 ел, Рязань шәһәре.

1942–1944 елларда Куйбышев өлкәсендә совхозда эшли. 1951–1960 елларда нефть эшкәртү заводларында оператор ярдәмчесе (Куйбышев шәһәре), 1960–1977 елларда өлкән оператор (Рязань шәһәре).

КПССның 25 нче съезды делегаты (1976).

Бүләкләре

Герой исеме 8 нче бишьеллык планын уңышлы үтәгәне өчен бирелә (1966–1970). Ике Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Чүпрәле районының Городище авылында сугыш һәм хезмәт даны музеенда Мокшинга стенд куелган.

Әдәбият         

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.