- РУС
- ТАТ
Эшмәкәр, идарәче, спортчы (автоузышчы, автоспорт буенча Россиянең спорт мастеры)
1980 елның 25 декабре, Казан – 2020 елның 13 марты, шунда ук. 2020 елның 15 мартында Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында җирләнә.
Татарстан Республикасының Газлаштыру фонды җитәкчесе, меценат, “Татарча көрәш” Бөтенроссия милли спорт көрәше федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтовның улы.
Арча педагогика көллиятен, Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2003), Казан дәүләт университетының юридик факультетын (2008) тәмамлый.
2000–2010 елларда – “Чыңгызхан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры. Бер үк вакытта, 2008–2010 елларда Казан шәһәре Думасы депутаты.
2012 елның 20 октябреннән 2015 елның 14 гыйнварына кадәр – “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе. 2015 елның 15 гыйнварыннан 2020 елның 15 гыйнварына кадәр – “Татспиртпром” акционерлык җәмгыяте генераль директоры.
Эше уңышлы барган эшмәкәр, актив тормыш позициясенә ия кеше, Татарстанның фәнни-мәгариф проектларына аерым игътибар бирә.
Спортта зур уңышларга ирешә: ралли-кросс буенча ике тапкыр Россия чемпионы (2006, 2009), “Серебряная ладья” ярышында җиңүче (2000). Казандагы этапта 2014 елгы Кышкы Олимпия уеннарының олимпия уты эстафетасының факел йөртүчесе була.
Уңышлы хезмәте һәм азык-төлек сәнәгатен үстерүдәге казанышлары өчен Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” (2018) медале белән бүләкләнә.
Аның истәлегенә “Ирек Миңнәхмәтов. Вакыт белән узышу” документаль фильмы төшерелгән (2021 ел), “Ирек Миңнәхмәтов истәлегенә” мемориаль ярыш үткәрелә.
Казанда бер урам аның исеме белән урам атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.