- РУС
- ТАТ
хакимият-хуҗалык эшлеклесе
1949 елның 28 гыйнварында Казанда туа.
Казан авиация институтын тәмамлый (1974).
1974–1978 елларда «Сельхозтехника»ның Казан бүлекчәсендә цех башлыгы, управляющий урынбасары, 1978–1979 елларда Идел буе бүлекчәсе управляющие урынбасары, 1979–1986 елларда махсус үзәк бүлекчәләр управляющие.
1986–1988 елларда элемтә чараларының «Центральремтехпред» Үзәк ремонт-техник пердприятиесе директоры.
1988–1990 елларда Бөтенроссия «Росагропроминформ» берләшмәсе башлыгы урынбасары, «Связькомпьютерсервис» пердприятиесе директоры.
1990–1992 елларда «Внештрейдинвест» уртак пердприятиесе генераль директорының 1 нче урынбасары — Казан «Связькомпьютерсервис» җитештерү филиалы директоры.
1992–1995 елларда ТР тышкы багланышлар министрының 1 нче урынбасары.
1995–2001 елларда ТРның Кулланучылар хокукларын яклау дәүләт комитеты рәисе.
2001 елдан ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрының,
2007 елдан сәнәгать һәм сәүдә министрының 1 нче урынбасары.
1990–1995 елларда ТР ЮС депутаты.
«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.