Биографиясе

1918 елның 20 сентябре, Чистай шәһәре — 2001 елның 3 июле, Казан.

КПСС ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен (Мәскәү, 1953) тәмамлый. 1946 елда ВКП(б)ның Чистай шәһәр комитетында лектор, 1947–1950 еллардаб үлек мөдире урынбасары, 1950–1954 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында бүлек мөдире урынбасары.

1954–1962 елларда КПССның Зеленодольск шәһәр комитетының 1 нче секретаре.

1963–1964 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында: хакимият һәм сәүдә-финанс органнары бүлеге, 1964–1966 елларда җиңел, азык-төлек сәнәгате һәм сәүдә бүлеге мөдире.

1966–1978 елларда ТАССР МС Рәисе урынбасары.

Әлеге елларда, азык-төлек һәм сәнәгать товарлары, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате өчен чимал кытлыгы хөкем сөргән шартларда, аның республика икътисадына һәм халык тормышына тискәре тәэсирен бетерү буенча оператив чаралар күрә.

1955–1980 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — Е.Б.Долгов