Биографиясе

1934 елның 15 августы, Кукмара районы Өркеш авылы — 1996 елның 7 гыйнвары, Яшел Үзән районы Осиново авылы.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1958), Кукмара районының «Нырты» совхозында агроном, 1960–1965 елларда «Яңа тормыш» колхозында рәис булып эшли.

1965–1979 елларда Саба районында: авыл хуҗалыгы җитештерү идарәсендә башлык, район башкарма комитеты рәисе (1972 елдан).

1979–1984 елларда ТАССР авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары, «Татарское» кошчылык ҖБдә генераль директор (1984–1995).

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары; медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының бер алтын, алты көмеш медале белән бүләкләнә.

Автор — И.Н.Афанасьев