Эчтәлек

Ипотека беренче мәртәбә б.э.к. VI йөздә Грециядә барлыкка килгән һәм бурычлы затның билгеле бер җир биләмәләре хисабына кредитор алдында җаваплылыгын тәэмин итү белән бәйле булган. Ипотека – залогка салынган мөлкәтнең бурычка алып торучы кулында кала торган төре.

Ипотека ссудасы (ипотека кредиты) – күчемсез милекне залогка салып, билгеле бер максат өчен финанс-кредит учреждениеләре тарафыннан бирелә торган акча суммасы. Ипотека – бурычлы затның мөлкәтен залогка салуының бер төре, бурычка алучы төп йөкләмәләрен үтәмәгән очракта, залог тотучы кредитор үз дәгъвасын залогка салынган күчемсез мөлкәт исәбенә канәгатьләндерергә хокуклы. Ипотека кредитына рәсми төс биргәндә, аны закладка салу кәгазьләре һ.б. кыйммәтле кәгазьләр базарында файдаланырга мөмкин. Күчемсез мөлкәтне закладка салу кәгазе кредиторга ссуда буенча үз мөлкәтен залогка салу хокукы бирә һәм аны ипотека кредиты белән тәэмин итә торган документ булып тора. Кагыйдә буларак, бары тик күчемсез милек кенә ипотека кредиты була: җир кишәрлекләре (дәүләт һәм муниципаль милек карамагындагы җирләрдән тыш), эшмәкәрлек эшчәнлегендә файдаланыла торган предприятие ләр, биналар, корылмалар һәм бүтән күчемсез милек, шулай ук милек яки хуҗалык алып бару хокукына ия булган залог бирүче оешмалар яки физик затлар карамагындагы торак йортлар, фатирлар, аларның бер өлеше, дачалар, бакча йортлары, гаражлар, һава һәм диңгез суднолары, космик объектлар. Йөкләмәләрне үтәүнең барлык ысуллары арасында күчемсез милекне кредит белән тәэмин итүдә торак бинасы ипотекасы (залог) киңрәк таралыш алган. Ипотека – төзелешкә, авыл хуҗалыгы производствосына һәм икътисадның башка тармакларына капитал кертүнең төп каналларыннан берсе. Ипотека буенча кредит озак вакытлы (15–30 ел) һәм максатлы булуы белән аерыла.

Ипотека АКШ, Канада, Бөекбритания, Германия, Франция, Швециядә аеруча үсеш ала. «Залог турында» (29 май, 1992), «Ипотека (күчемсез милекне залогка салу) турында» (16 июль, 1998) РФ Законнары; «ТРда торак йортлар төзелешен үстерү чаралары турында» (30 март, 1995) ТР Президенты Указы; «ТРда торак йортларны кредит белән тәэмин итү һәм торак ипотекасын үстерү чаралары турында» (23 дек., 2002, №731) ТР МК карары һ.б. хокук актлары РФ һәм ТРда ипотека законнарының нигезе булып тора.

Әдәбият      

Лисов А.М. Доверительная собственность (траст) и залоговое право // Деньги и кредит. 1995. № 1;

Чиненков А.В. Правовые основы ипотеки и ипотечного кредитования // Бухгалтерия и банки. 1996. № 3;

Смоляниников А.Н. Ипотека: теория сквозь призму законодательства // Вопр. экономики. 1997. № 7; Развитие ипотечного кредитования в России // Рынок ценных бумаг. 1999. № 8;

Хисамутдинов Р.Г. Ипотечный кредит. Проблемы развития в РТ // Бизнес-панорама. 2002. № 2;

Ипотечное кредитование в Татарстане: первые шаги // Науч. Татарстан. 2003. № 1;

Жильё в кредит: быть или не быть? // Лидер Татарстан. 2003. № 6.

Авторлар — И.Н.Мерзликина, К.Г.Харисов