Биографиясе

1926 елның 2 декабре, Лаеш кантоны Керәшен Казысы авылы — 2007 елның 3 феврале, Казан.

Казанда авиация техникумын (1944), Югары партия мәктәбен (1958), авыл хуҗалыгы институтын (1967) тәмамлый.

1941–1943 елларда Балык Бистәсе районының «Гигант» колхозында хисапчы булып эшли.

1947–1954 елларда Корноухово районында: «Гигант» колхозы рәисе (1947–1949), ВЛКСМ район комитетының 2 нче, 1 нче секретаре (1949–1953), КПСС район комитеты инструкторы (1954 елдан).

1958–1959 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында партия органнары бүлеге инструкторы.

1959–1965 елларда КПССның Буа район комитеты 1 нче секретаре.

1965–1967 елларда ТАССРның авыл хуҗалыгы министры.

1967 елда Казан ветеринария институтында, 1967–1994 елларда Казан авыл хуҗалыгы институты проректоры.

1959–1971 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының ике алтын, ике көмеш медале; РСФСР ЮС, ТАССР ЮС Президиумнарының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Автор — И.Н.Афанасьев