Биографиясе

1912 елның 17 августы, Богородск шәһәре, хәзерге Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәре — 1996 елның 30 декабре, Казан.

Мәскәү авиация техникумын тәмамлый.

1933–1986 елларда Казан авиация ҖБдә эшли: мастер, цех башлыгы, заводның производство җитәкчесе урынбасары, ҖБ директоры урынбасары (1974–1975).

Бүләкләре

Дәүләт бүләге самолётлар җитештерүдә стапель һәм универсаль җайланмаларны җыйганда принципиаль яңа технологияләр кулланып, яңа агымны эшләгәне һәм гамәлгә керткәне өчен бирелә.

Ике Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Автор — Д.С.Фәхретдинов