- РУС
- ТАТ
Революционер, хәрби һәм сәяси эшлекле, Гражданнар сугышы герое. СССР Реввоенсоветы әгъзасы, СССР Үзәк башкарма комитеты әгъзасы
1881 елның 12 (24) июне, Бессарабия губернасы Ганчешты бистәсе, хәзерге Хынчешты шәһәре, Молдова – 1925 елның 6 августы, Одесса янындагы Чабанка поселогы.
Завод механигы гаиләсендә туа. Кукурзень агрономия училищесын тәмамлый (1900). Утарда управляющий ярдәмчесе булып эшли. 1905 елда армиягә чакырудан баш тарта, кача һәм Бессарабиядә Кораллы "экспроприацияләр" башкарган кораллы крестьяннардан отряд оештыра. 1906 елда кулга алына, 12 елга каторгага хөкем ителә; 1913 елда Нерчинский каторгасыннан кача һәм яңадан һөҗүм итү эшчәнлегенә кайта. 1916 елда яңадан кулга алына, хәрби суд тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителә, ул гомерлек каторга белән алыштырыла.
1917 елгы Февраль революциясеннән соң амнистияләнә. Румын фронтында хезмәт итә, прапорщик дәрәҗәсенә күтәрелә, батырлыгы өчен Георгий тәресе белән бүләкләнә. 1917 елның көзендә сул эсерларга кушыла. Гражданнар сугышы елларында РККА кавалерия частьларын оештыра һәм аларга командалык итә: 1919 елның июленнән – 45 нче укчы дивизиянең бригада командиры, 12 нче армиянең Көньяк группасы составында Деникин гаскәрләренең тылы буенча 400 километрлы рейдта катнаша. 1919 елның ноябрендә дивизия составында Петроградны саклый. 1920 елның гыйнварыннан көньякта, Украинада һәм Совет-поляк фронтында Кавказ бригадасы белән җитәкчелек итә. 1920 елның декабреннән – 17 нче Кавказ дивизиясе начальнигы. 1921 елда махновчылар, антоновчылар һәм петлюровчыларны юк иткәндә Кавказ частьлары белән җитәкчелек итә. 1921 елның сентябреннән – 9 нчы Кавказ дивизиясе начальнигы, 1922 елның октябреннән – 2 нче Кавказ корпусы командиры.
Сугыштан соң – Украина ССРда команда һәм иҗтимагый вазифаларда, Бөтенукраина Үзәк башкара комитеты һәм СССР Үзәк башкарма комитеты әгъзасы. 1925 елның 6 августында Чабанка поселогындагы (Одесса янында) үз дачасында шәхси конфликт аркасында Мейер Зайдер тарафыннан үтерелә; җинаять шартлары ахыргача ачыкланмаган. Котовск шәһәрендә (хәзерге Одесса өлкәсе Подольск шәһәре) җирләнә, анда аңа мавзолей салына.
Совет чорында Котовский исеме топонимикада иң популярларның берсенә әверелә: аның хөрмәтенә Котовск шәһәре (хәзерге Подольск), бөтен СССР буйлап бик күп урамнар, колхоз һәм совхозлар атала; ул Совет фольклорының һәм нәфис әдәбиятының легендар героена әверелә (Э.Багрицкийның "Песня про Котовского" поэмасы, "Котовский" кинофильмы, 1939), озак вакыт югары хәрби учреждениеләр аның исемен йөртә.
Казанда бер урам аның исеме белән атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.