- РУС
- ТАТ
Белорус революционер-демократы, публицист, шагыйрь, белорус әдәби теленә нигез салучыларның берсе. Псевдонимы – Кастусь
1838 елның 21 гыйнвары (2 феврале), Гродненск губернасы Гродненск өязе Мостовляны авылы, хәзерге Беларусь Республикасы Гродненск өлкәсе Гродненск районы – 1864 елның 10 (22) марты, Вильнюс шәһәре.
Вак җирле шляхтичлар гаиләсеннән. 1855 елда Свислочь гимназиясен тәмамлагач, Мәскәү университетына укырга керә, 1856 елда Петербург университетының юридик факультетына күчә. Студент елларында студентлар якташлык җәмгыятьләре һәм революцион түгәрәкләр эшчәнлегендә актив катнаша. Аның дөньяга карашы Н.Г.Чернышевский, Н.А.Добролюбов, А.И.Герцен идеяләре һәм Польша милли-азатлык хәрәкәте традицияләре йогынтысында формалаша.
Туган ягына кайткач, Калиновский 1861 елда В.Врублевский белән бергә Гроднода легаль булмаган революцион оешма төзи. 1862–1863 елларда белорус телендә беренче легаль булмаган революцион газета – "Мужицкая правда" ны чыгаруны һәм таратуны җайга сала. Газета крепостнойлык хокукын бетерү шартларын тәнкыйтьли, крестьяннарның патшалык иллюзияләре белән көрәшә һәм аларны чын иреккә ирешергә чакыра. Белорус телендә Кастусь һәм Яська-гаспадар з-пад Вільни псевдонимнары белән басылып, Калиновский белорус публицистик прозасына нигез сала һәм хәзерге белорус әдәби теленә нигез салучыларның берсе була.
1862 елда Калиновский күтәрелешкә әзерлек алып барган Хәрәкәт комитетын (соңрак Литва провинциаль комитетын) җитәкли. 1863 елның гыйнварында Белоруссия һәм Литвада күтәрелеш башлангач, крестьяннарны патшага каршы көрәшкә киң җәлеп итү яклы була. 1863 елның июнендә яңадан баш күтәрү белән җитәкчелекне үз өстенә ала һәм баш күтәрүчеләр тарафыннан төзелгән "Кызыл Хөкүмәт"не (Червонный жонд) җитәкли. Шляхтаның бер өлеше хыянәтенә һәм чыгышларның таркау характерына карамастан, Калиновский бик яшерен рәвештә баш күтәрүчеләр отрядлары белән ахырга кадәр җитәкчелек итә.
1864 елның 16 гыйнварыннан 17сенә (28еннән 29ына) каршы төндә Калиновский Вильнюста кулга алына һәм үлем җәзасына хөкем ителә. Асып үтерелә.
Аның исемен Гроднодагы Белорус Дәүләт Университеты, Белоруссия, Литва һәм Польшаның күп шәһәрләрендәге урамнар аның исемен йөртә. Шулай ук Казанда бер урам аның исеме белән атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.