Эчтәлек

1921, хәзерге Владимир өлкәсе Камешково шәһәре —  1944 елның 19 ноябре, Литва ССРның Кудиркос-Науместис шәһәре.

1941 елдан Кызыл Армия сафларында.

1942 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1138 нче укчы полкның җәяүле разведчиклар взводы разведчигы (5 нче армиянең 338 нче укчы дивизиясе).

Көнбатыш һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Ржев-Вязьма, Смоленск (икесе дә — 1943) һәм Белоруссия (1944) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 20 мартында Замушаны торак пункты (Белоруссия ССР, Витебск өлкәсе Лиозна р-ны) янындагы сугышта батырлык күрсәтә: беренче булып, дошман урнашкан урынга бәреп керә һәм мөһим документларны кулга төшерә.

1944 елның 16 июлендә Мордасы-Соболишки (Литва ССРның Пренай шәһәреннән 14 км көнчыгыштарак) торак пункты тирәсендәге сугышта каты яраланган полк командирын сугыш кырыннан алып чыга.

1944 елның 10 сентябрендә Кункое (Литва ССРның Расейняй шәһәреннән 3 км төньяк-көнчыгыштарак) торак пункты өчен барган сугышта «тел»не кулга төшерергә ярдәм итә.

Сугышта һәлак була.

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор — В.А.Шагалов