Биографиясе

1928 елның 25 гыйнвары, Арча кантоны Крутоовражка авылы — 2000 елның 22 марты, Мәскәү.

Казан авиация институтын тәмамлый (1954). 1949–1966 елларда Казан авиация заводында мастер, инженер, цех башлыгы, баш инженер урынбасары.

1966–1979 елларда Казан электрон хисаплау машиналары заводы директоры. Иванов җитәкчелегендә предприятие яңартып корыла, күп кенә конструкторлык һәм технология мәсьәләләре хәл ителә, нәтиҗәдә электрон хисаплау машиналарының берничә буынын кыска вакыт эчендә серияләп чыгару мөмкин була.

1979–1988 елларда СССР Радио сәнәгате министрлыгының Баш идарәсе башлыгы, 1988–1994 елларда «Персей» ФҖБ генераль директоры (Мәскәү).

Бүләкләре

Ленин, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият           

Выпускники – гордость университета: Краткий биогр. справ. / КАИ. К., 2002.

Автор — М.Ш.Бәдретдинова