Биографиясе

1910 елның 12 октябре, Самара губернасы Бөгелмә өязе (хәзер Әлмәт районы) Урсалабаш авылы – 1974 елның 18 декабре, Әлмәт шәһәре.

Колхозда хисапчы булып эшли. 

1932–1934 елларда Кызыл Армиядә.

Урта Азиядә МТСта - секретарь, Башкортстанның Салкын Чишмә авылында - колхоз рәисе, Ленинград өлкәсендә юл эшләре бригадиры булып эшли.

1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, сержант, саперлар отделениесе командиры (46 нчы армиянең 51 нче инженер-сапер бригадасы). Карелия, Көньяк-Көнбатыш, 3 нче һәм 2 нче Украина фронтлары составында Карелия муентыгындагы бәрелешләрдә, Украинаны, Молдавияне, Венгрияне азат итү сугышларында катнаша.

1944 елның декабрендә Дунай елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә.  5 декабрьгә каршы төндә Будапешт шәһәреннән (Венгрия) көньяктарак Эрчи авылы янында 18 десантчы башында беренчеләрдән булып Дунай елгасын кичә. 4 сугышчы белән бергә дошманның 3 пулемёт ноктасын һәм 1 дзотын, шулай ук 2 солдатын юк итә, 4 солдатын әсирлеккә ала. Яраланган сапёрлар, безнең гаскәр килеп җиткәнче, плацдармны үз кулларында тоталар. Будапешт шәһәре камап алына.

1946 елдан Әлмәт шәһәрендә яши.

Бүләкләре

Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Әлмәт шәһәрендә һәм Урсалабаш авылында урамнарга М.Ә.Әхмәдуллин исеме бирелгән. Геройның бюсты Әлмәт паркындагы Бөек Ватан сугышы Геройлары монументында һәм Урсалабаш авылында урнаштырылган.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.

Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1963.

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1982. Книга 1.