- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (20.4.1945), матрос
1916 елның 1 ноябре, Сембер губернасы, Сембер өязенең (хәзерге Чүпрәле районы) Зур Чынлы авылы — 1986 елның 19 ноябре, Казан.
Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлый. Әти-әнисе белән Бакуга күченә. Баку портында буксир капитаны ярдәмчесе булып эшли.
1942 елның маеннан Хәрби-диңгез флотында һәм Бөек Ватан сугышы фронтларында. Батуми һәм Новороссийск шәһәрләре яр буе оборонасында, аннан соң диңгез пехотасында хезмәт итә.
1944 елның 26 мартына каршы төндә 3 нче Украина фронтының 28 нче армиясе 384 нче аерым диңгез пехотасы батальоны составында Николаев шәһәре портында (Украина ССР) барган хәрби хәрәкәтләрдә батырлык күрсәтә. Десантчылар төркеме белән дошман тылына төшерелә. Отряд ике тәүлек шәһәр портында сугыш алып бара, дошманның 18 һөҗүмен кире кайтара. Дошман танкын сафтан чыгара һәм немец тубын юк итә, яралана. Госпитальдә дәваланганнан соң үз батальонына кайта, сугыш беткәнче шунда хезмәт итә.
Демобилизацияләнгәннән соң (1945), Казанда яши. Тимер юлда эшли.
Ленин ордены, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Николаев шәһәренең мактаулы гражданы.
Хәкимов бюсты Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылында Геройлар Аллеясында урнаштырыла.
Николаев шәһәрендә һәм Зур Чынлы авылында сугышчан һәм хезмәт даны музейларында М.К.Хәкимовка багышланган экспозиция ачыла.
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 159, 166, 167, 168;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 171.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.