Биографиясе

1921 елның 25 июле, Зөя кантоны Өтәк авылы — 1992 ел, Яшел Үзән шәһәре.

Туган авылында агач эше остасы булып эшли.

1940 елдан Кызыл Армиядә. 1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында: разведчик, 540 нчы армия миномёт полкы (49 нчы армия) батареясының өлкән разведчик-күзәтүчесе.

Көнбатыш һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Смоленск (1943), Белоруссия (1944), Көнчыгыш Пруссия һәм Көнчыгыш Померания (икесе дә 1945 тә) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1944 елның 23 июнендә Головичи авылы (Белоруссия ССР ның Могилёв өлкәсе Рясна торак пунктыннан 10 км төньяк-көнбатыштарак) янындагы Проня елгасын кичүгә каршы көндә (координатларын ачыклап, дошманның 2 пулемёт ноктасын юк итә), 1944 елның 9 октябренә каршы төндә Новогруд (Польша) шәһәре тирәсендәге Нарев елгасын кичкәндә (елганы беренчеләрдән булып кичә, дошманның 3 солдатын юк итә, 4 пулемётның, миномёт батареясының урыннарын ачыклый, һәм алар бирелгән координатлар нәтиҗәсендә юк ителә), Ольпух авылы, Банин тимер юл станциясе (Картузы шәһәреннән (Польша) 14 км төньяк-көнчыгыштарак) өчен барган сугышларда һәм шулай ук 1944 елның 7, 15, 17 мартында Цоппот (Германия, хәзер Сопот шәһәре, Польша) шәһәреннән 7 км көнбатыштарак барган сугышларда (дошманның 2 пулемёт ноктасының, 105 миллиметрлы тубының, дошманның 4 танкы һәм пехотасы тупланган урынның координатларын ачыклый һәм батареяның ату позициясенә хәбәр итә) батырлык күрсәтә. Берүзе 7 дошман солдатын юк итә).

Демобилизацияләнгәч (1946), Яшел Үзәндә яши, заводта эшли.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин