2024 елда, Гаилә һәм Фән һәм технология елында, без республикабызның фәнни тормышында якты эз калдырган гаиләләрне искә алырга булдык. Сүзне Арбузовлар гаиләсеннән башлыйбыз.

Фәнни династиягә нигез салучы – Александр Ерминингельдович Арбузов (1877–1968), химик-органик, химик-фосфорорганиклар фәнни мәктәбенә нигез салучы, СССР Фәннәр академиясе академигы.

А.Е.Арбузов – Александр Михайлович Зайцев шәкерте, Зайцев исә Бутлеровта укыган була. Гомумән, А.М.Зайцев бер төркем шәкертләр тәрбияли, алар арасында С.Н.Реформатский, И.И.Канонников, А.А.Альбицкий һ.б.

А.Е.Арбузов Казан университетын тәмамлый, 1911 елдан шунда ук эшли. Ул Казан университеты каршында А.М.Бутлеров исемендәге Химия фәнни-тикшеренү институтын оештыручы була. Д.И.Менделеев исемендәге Бөтенсоюз химия җәмгыятенең Татарстан республика бүлегенә нигез салучыларның берсе һәм рәисе, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалын булдыру комитеты рәисе (1945).

Фәндә А.Е.Арбузов Казан химия мәктәбе традицияләрен дәвам итә, фосфорорганик кушылмаларны тикшергәндә А.М.Бутлеровның химик төзелеше теориясен үстерә. Фосфор кислотасының төзелешен билгели, аның эфирларын чиста рәвештә ала, фосфор кислотасының уртача эфирларының каталитик изомерлашуын ача (Арбузов реакциясе). Бу эш органик фосфор кушылмаларын системалы рәвештә өйрәнүгә нигез сала.

А.Е.Арбузов яңа буын галимнәр тәрбияләүгә зур игътибар бирә, аның шәкертләре арасында: Г.Х.Камай, А.Н.Пудовик, А.И.Разумов, В.В.Евлампиев, В.С.Абрамов, П.И.Алимов һәм Александр Ерминингельдовичның үз улы – Борис Александрович Арбузов (1903–1991), химик-органик, СССР Фәннәр Академиясе академигы.

Ул Казан авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы институтын тәмамлый (1926), 1929–1935 елларда Казан ветеринария институтында эшли һәм бер үк вакытта, 1931–1938 елларда, Казан химия-технология институтында кафедра мөдире була. 1938 елдан Казан университетында. 1960–1980 елларда Б.А.Арбузов Казан химия мәктәбенең танылган җитәкчесе, органик һәм физик химия өлкәсендә берничә тикшеренү юнәлеше белән җитәкчелек итә.

Ирина Александровна Арбузова (1905– 1989) шулай ук фән юлын сайлый. Ул да Казан университетын тәмамлый, химия фәннәре докторы, Ленинградта яши һәм эшли. Тикшеренүләр югары молекуляр кушылмалар химиясенә карый.

Александр Ерминингельдовичның тагын бер улы – Юрий Александрович Арбузов (1907– 1971), шулай ук химия фәннәре докторы. Казан университетын тәмамлый, Мәскәү университетында эшли. Аның хезмәтләре ясалма углеводородлар катнашындагы нечкә органик синтезга багышланган.

Казан Арбузовлар истәлеген кадерләп саклый: Казан урамнарының берсенә А.Е.Арбузов исеме бирелгән; Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенең Органик һәм физик химия институты да А.Е.Арбузов исемен йөртә. Институт алдына 1977 елда галимгә һәйкәл-бюст куела.

1971 елда Казанда Александр Арбузов музей-йорты ачыла (2001 елдан Академиклар Александр Ерминигельдович һәм Борис Александрович Арбузовлар музей-йорты).

1997 елда фосфорорганик химия үсешенә керткән өлеш өчен Халыкара Арбузов премиясе булдырыла.