Биографиясе

1923 елның 14 феврале, Чистай кантоны Коры Көрнәле авылы — 1945 елның 22 феврале, Бреслау, хәзер Вроцлав шәһәре, Польша.

Туган авылында колхозда эшли.

1941 елның декабреннән Кызыл Армиядә. 1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1248 нче танкка каршы артиллерия полкында туп командиры (6 нчы армия). Воронеж, Көньяк-Көнбатыш, 3 нче һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Воронеж-Ворошиловград, Урта Дон (икесе дә — 1942), Донбасс (1943), Никополь-Кривой Рог (1944) һәм Сандомир-Силезия (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1945 елның 7 февралендә Сьцинава шәһәреннән көньяктарак (Польша) плацдармда Одер елгасы өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә. Дошманның 2 тубы утын бастыра һәм тере көчләренә зур зыян китерә, бу аңа совет укчы подразделениеләре килеп җиткәнче биләгән урынны саклап торырга мөмкинлек бирә.

Бүләкләре

Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин