Эчтәлек

Биографиясе

1949 елның 1 сентябре, Алабуга районы Татар Дөм-Дөме авылы —2005 елның 11 октябре, шунда ук.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1978).

Алабуга районында эшли (1966–2005): «Сельхозтехника»ның Морт бүлегендә тракторчы, «Красный луч» колхозында шофёр, өлкән инженер (1978 елдан), «Батыр кул» колхозында баш инженер (1980 елдан), Тукай исемендәге (1984 елдан), «Яшь көч» (1989–1990) колхозларында партия комитеты секретаре, «Яшь көч» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе (1996–1998 һәм 2000–2005).

1998–2000 елларда финанслар идарәсе башлыгы, район хакимияте башлыгының 1 нче урынбасары.

Дәүләт бүләге фәнни нигезләнгән орлыкчылык системасы нигезендә уҗым арышының югары продуктлы сортларын булдыруда һәм җитештерүгә тиз кертүдә катнашканы өчен бирелә.

Медальләр белән бүләкләнә.

Автор — И.Н.Афанасьев