Биографиясе

1906 елның 5 гыйнвары, Уфа губ., Минзәлә өязе Яңа Бикчәнтәй авылы – 1959 елның 21 феврале, Ростов-Дон шәһәре.

Педагогия институтын (Кемерево өлкәсе, Анжеро-Судженск шәһәре), командирлар составы белемен күтәрү курсларын тәмамлый (1941).

1915 елдан Анжеро-Судженск шәһәрендә, күмер шахтасында эшли, мәктәп директоры.

1928–1930 елларда Кызыл Армиядә.

1941 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 732 укчы полкта рота командиры (43 армиянең 235 укчы дивизиясе). Көнбатыш, Калинин, 1 нче Балтыйк буе һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Мәскәү янындагы сугышта (1941–1942), Смоленск (1943), Белоруссия, Балтыйк буе (икесе дә — 1944) һәм Көнбатыш-Пруссия (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 23 июнендә Жеребичи торак пункты янында (Витебск өлкәсе) Һадимөхәммәтов җитәкчелегендәге рота дошман оборонасын өзгәндә батырлык күрсәтә. Подразделение 2 траншея линиясен кулга төшерә һәм Новосёлки, Завязье авыллары янында дошман тылына килеп чыга. Һадимөхәммәтов яралана, әмма ротасын кабат һөҗүмгә алып китә. Завязье авылы дошманнан азат ителә, аның тере көчләренә һәм хәрби техникасына зур зыян килә.

1946 елдан запаста.

Ростов-Дон шәһәрендә яши, зоопарк директоры, «Ростовский транспортник» артеле рәисе урынбасары булып эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин