Тукыма мануфактурасы хуҗасы И.А.Михляев өчен төзелә, ул үлгәннән соң, тол калган хатынының туганы Дрябловка мирас буенча күчә.

60х17 м зурлыктагы турыпочмаклы, ике катлы кирпеч бинаның гөмбәзсыман түшәмле беренче каты хуҗалык ихтыяҗларында файдаланыла, өске катында торак бүлмәләр урнаша. Торак бүлмәләргә төп фасадның үзәгендә төзелгән өйалды баскычы күтәрелә. Сузынкы фасад лопаткалары асимметрияле 3 өлешкә бүленгән. Беренче кат бүлмәләрен йөзлексез кечкенә тәрәзәләр яктырта. Беренче катның шома диварларын өске катның бизәкле кәрнизе аерып тора. Икенче катның тәрәзә йөзлекләре берничә төрле: ярымколонкалы «әтәч кикрикләре», ярымколонкасыз җилпәзә сыман кечкенә фронтоннар һәм ярымколонкалы өчпочмаклы кечкенә фронтоннар белән купшылап каймаланган. «Нарышкин бароккосы» стилендәге йорт нәфис бизәкле кәрниз белән төгәлләнә.

Интерьерлары сакланган. ХХ йөздә көньяк фасад ягына янкорма төзелә. 1770 елда Дряблов йортны гарипләрне асрау ихтыяҗына тапшыра, 1816 елдан анда — ашханә, 1833 елдан — кунакханә, 1840 елдан трактир һәм чәйханә урнаша.

Хәзерге вакытта йорт Петропавел соборы карамагында.

Әдәбият           

Казань в памятниках истории и культуры. К., 1982.

Автор — Х.Г.Надыйрова