- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1943 елның 17 ноябре), сержант (1943 ел)
1905 елның 13 марты (башка мәгълүматлар буенча 15 мае), Казан губернасы Чистай өязе, хәзерге Чистай районы Татар Талкышы авылы — 1968 елның 13 апреле, Чистай районы Кызыл Ялан авылы.
Дүрт класс тәмамлаганнан соң, колхозда эшли.
1927–1929 елларда һәм 1941 елдан Кызыл Армиядә.
1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче гвардия танк армиясенең 9 нчы механикалаштырылган корпусы 69 нчы механикалаштырылган бригаданың танкка каршы атучылар отделениесе командиры. Брянск, Үзәк һәм Воронеж фронтлары гаскәрләре составында Орёл һөҗүм операциясендә (1943 ел), Украинаны азат итүдә катнаша.
1943 елның 22 сентябрендә Григоровка авылы өчен барган сугышта (Черкассы өлкәсе Каневский районы, Украина ССР) батырлык күрсәтә. Каневск районы Зарубинцы авылы тирәсендә отделение башында беренчеләрдән булып Днепрны кичә. Уң ярга күчкәч, аның отделениесе Григоровка авылы өчен сугышта катнаша, 2 танкны һәм берничә гитлерчыны юк итеп, дошман контрһөҗүмнәрен кайтара. Сержант әлеге сугышта авыр яралана.
Озак дәваланганнан соң туган авылына кайта.
Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Чистай шәһәрендә Геройлар аллеясында Г.Г. Гыйниятуллин хөрмәтенә исемле стела, Кызыл Ялан авылында Герой барельефы урнаштырыла, шунда ук аның исеме белән урамнар атала.
Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. Казань, 1963;
Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;
Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 46;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2025. Т. 3. С. 697.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.