- РУС
- ТАТ
төзүче-ташчы, Социалистик Хезмәт Герое (1971), БАССР һәм РСФСРның атказанган төзүчесе (1967, 1981)
1930 елның 15 сентябрендә, БАССРның Мишкә районы Кече Шады авылы – 2010 елның 11 гыйнвары, Уфа шәһәре.
Уфа шәһәрендә ФЗӨ-16 мәктәбен тәмамлый (1949), «Трест №21» җитештерү берләшмәсендә эшли: ташчы (1949–1960), ташчылар бригадасы бригадиры (1960–1996).
Уфа һәм Благовещенск шәһәрләрендә җитештерү комплекслары төзелешендә, Илеш, Уфа, Иглин районнарында авыл объектлары төзүдә катнаша.
Герой исеме җитештерүдәге зур уңышлары, бишьеллык (1966–1970) план йөкләмәләрен уңышлы үтәгәне өчен бирелә.
Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Хакимов М.С., Сафаров М.А. Татары: Воины. Труженики. Патриоты. М., 2006;
Башкирская энциклопедия. Уфа, 2006. Т. 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.