- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1943 елның 23 октябре), өлкән сержант (1943)
1915 елның 15 марты, Самара губернасы Бөгелмә өязенең Сасыкүл авылы (хәзер Азнакай районы Бүләк авылы) – 1988 елның 29 октябре, Туймазы шәһәре.
Мәктәпне Сарлы авылында тәмамлый.
1936–1938 елларда Кызыл Армиядә Хәсән күле янындагы сугышта катнаша (1938).
Педагогика училищесен тәмамлагач, «Ык» колхозында эшли, 1939 елда Үзбәкстанга күчеп китә. Маргелан шәһәрендә укытучы булып эшли. 1941 елда Башкортстанның Туймазы районындагы Түбән Троицкий постау фабрикасында бригадир була.
1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, взвод командиры ярдәмчесе, сержант (40 нчы армиянең 309 нчы укчы дивизиясе 955 нче укчы полкы). Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Украинаны азат итүдә катнаша.
1943 елның 21 сентябреннән 22 сенә каршы төндә Киевтан көньяктарак Днепрның уң як ярында плацдарм булдыру өчен оештырылган разведкада катнаша. Өермәдәй ут астында беренче булып взводы белән Днепрны кичә һәм взводны сан ягыннан өстен дошманга каршы һөҗүмгә күтәрә. Беренче булып дошман траншеясына ташлана, гранаталар ыргытып, расчёты белән станоклы пулемётны, 18 солдат һәм 3 офицерны юк итә. Иртән аның взводы 3 контрһөҗүмне кире кайтара. Кул сугышында 12 гитлерчыны юк итә, яраланган хәлдә, төп көчләр килеп җиткәнче, подразделениене җитәкли.
1944 елның октябрендә демобилизацияләнә.
КПССның Туймазы райкомында – инструктор, Туймазы шәһәренең янгыннан саклану хезмәте башлыгы урынбасары булып эшли.
Ленин, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Геройның бюстлары Азнакайда Дан аллеясында һәм Туймазыда Геройлар аллеясында куела. Шунда ук аның исеме белән урам атала.
Славные сыны Башкирии. Уфа, 1966. Кн. 2.;
Ракипов Ш.З. Хранить вечно. К., 1980;
Населенные пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2018. Т. 1. С. 60, 72, 73;
Книга Героев = Батырлар китабы// сост.: М.В. Черепанов, Е.В. Панов. – Казань, 2022.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.