Гомуми мәгълүмат

Пенза өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Мәйданы – 1332 кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Пачелма поселогы (Пенза шәһәреннән 110 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 15065 кеше (2016 ел), шул исәптән татарлар – 1758 кеше (2002 елда – 1292 кеше).

Татарлар, тупланып, Ногай авылында һәм Чулпан поселогында (барлыгы – 1234 кеше), Титово поселогында (330), Татар Никольскоесы авылында (194 кеше) яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Темников һәм Кадом йомышлы мишәр татарлары район территориясенә XVII йөзнең икенче яртысында чик буе сызыклары корылышы белән бәйле рәвештә килеп урнашалар.

Татар Никольскоесы авылына XVII йөздә нигез салына, 1894 елда анда 1620 кеше яши, ике мәчет: таш (1920 еллар ахырына кадәр эшли) һәм агач (1961 елда ябыла), ике мәдрәсә була.

XVIII йөздә Ногай авылына нигез салына, 1877 елда анда 1417 татар яши, ике мәчет эшли.

1980 елларга кадәр Никиткин татар авылы (XVII–XVIII йөзләр чигендә нигез салына), Нурлы Таң поселогы (1920 елларда нигез салына) була.

1927 елдан 1947 елга кадәр Татар Никольскоесы авылында башлангыч татар мәктәбе эшли. Хәзерге вакытта Ногай авылы урта мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә.

Ногай һәм Татар Никольскоесы авылларында (1994 елдан), Титово поселогында (2009 елдан) мәчетләр эшли. Сабан туе һәм башка бәйрәмнәр үткәрелә.