- РУС
- ТАТ
инженер-технолог, ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2001)
1949 елның 2 ноябрендә Чаллы шәһәрендә туган.
Казан химия-технология институтын тәмамлый (1975).
1968–1971 елларда һәм 1975 елдан «Түбәнкаманефтехим» акционерлык җәмгыятендә: мастер, реагентлар һәм җиңел кабынучан сыеклыклар цехы башлыгы, изопрен полимерлаштыру цехы башлыгы, СКИ-3 №1 заводы баш инженеры, синтетик каучук җитештерү заводы баш инженеры (1993–1997), АҖ генераль директоры урынбасары (1997).
Н.Р.Гыйльметдинов җитәкчелегендә заводта этиленпропилен һәм олигопиперилен каучуклар җитештерү проекты эшләнә, монтажлана һәм гамәлгә кертелә.
Уйлап табуга 34 авторлык таныклыгы бар.
Дәүләт бүләге «Этиленпропилен каучукларны Россиядә беренче эре тоннажлы унификацияле җитештерүне эшләү һәм үзләштерү» дигән хезмәте өчен бирелә.
ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.